ТР предприятиеләрендә 5 кеше зыян күргән

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына  караганда, 18 нче августтан 23 енә чаклы республикада 1 үлем, 2 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы 19 августта Әлмәт районында урнашкан «МехСервис-НПО» ҖЧҖендә теркәлгән. Биредә сипле скважина насосын төзекләндергән  вакытта  26 яшьлек электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы үлгән.

Авыр җәрәхәткә китергән беренче бәхетсезлек очрагы исә 17 августта булган. Казанның «Агрострой» ҖЧҖендә балта остасы һәм бетончы булып эшләүче 19 яшьлек егет корылма тышлыгын сүткән вакытта биектән егылып төшә.

Чираттага авыр бәхетсезлек очрагы ике көннән соң Яр Чаллыда булган.  «Булгарпиво» ААҖендә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы шулай ук биектән егылып төшә.

Төркемле бәхетсезлек очрагы исә Казанда теркәлгән. «Водоканал» предприятисендә 43 һәм 53 яшьлек ике слесарь канализация коесы эчендә эшләгән чакта газ белән агуланалар.

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International