Тукай районының "Шәфкать" үзәгендә булачак мәктәп укучылары өчен чара уздырылган

2013 елның 23 августы, җомга

Тукай районының "Шәфкать" комплекслы үзәгендә "Мин мәктәпкә әзерме?" дип исемләнгән чара үткән. Төрле категорияләрдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 бала мәктәптә белем алуга әзерлекне тикшерү буенча диагностика узганнар. Алар бу көнне портфель тутырып, мәктәп турында табышмаклар отып, уеннар уйнап, беренче сыйныфка бару өчен үзенә күрә бер әзерлек узганнар.

Чарага килгән барлык әти-әниләргә  "Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә" дигән белешмәлекләр таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International