Бөгелмә егете Эдуард Ширазданов күптән түгел ХХII җәйге Сурдлимпия уеннары чемпионы булып танылды. Ишетмәүчеләр арасында Болгария башкаласы Софиядә узган иң дәрәҗәле бәйгедә Россиянең алты, Европаның бер тапкыр чемпионы грек-рим көрәшендә җиңү яулады. Эдуард Ширазданов 74 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән.
Әйтергә кирәк, Сурдлимпия уеннарында Россия җыелмасы барлыгы 177 медаль яулады, шуның 67се – алтын, 52се – көмеш һәм 58е – бронза. Ватандашларыбыз гомумкомандалар беренчелегендә дә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Грек-рим көрәшендә исә безнекеләр җиде үлчәүдә чемпион булып танылды, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Эдуардның остазы, грек-рим көрәше буенча Россиянең Атказанган тренеры Рәис Садыйков сүзләренә караганда, шәкерте һәрчак җиңү омтылышы, үҗәтлеге, таланты белән башкалардан аерылып торган. Бөгелмәнең ишетмәүче балалар мәктәп-интернатында тәрбияләнгән егет көрәш секциясенә ун яшьлек вакытта килә. Ә инде унөч яшендә олылар арасындагы чемпионатта өченче урынны яулый.
Бүгенге көндә Ширазданов Бөгелмәнең “Факел” спорткомплексында шөгыльләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, грек-рим көрәше секциясенең уңышлары турында ишетеп, аны заманча җиһазландырырга әмер бирә. Софиядәге җиңүеннән соң исә 25 яшьлек Эдуард Ширазданов Россиянең Атказанган спорт остасы исеменә лаек була.
Мактаулы исемнән тыш, Эдуард әле шактый гына күләмдә акчалата бүләккә дә ия була. Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев кул куйган карар нигезендә, Софиядә җиңү яулаучылар 4 миллион, икенче урында калучылар – 2,5 миллион, бронза медаль алучылар исә 1,7 миллион сум күләмендә акча алачак.
Шунысы кызык, Эдуард социаль челтәрдәге үзенең битендә туган шәһәре дип Әлмәтне язган. Ә Ямал журналистлары, Сурдлимпия уеннарындагы уңышлары турында искәртеп, спортчыны Ямал вәкиле дип атаган.
Радик САБИРОВ