Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,97%ны тәшкил итә

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 19 805 теркәлгән эшсез кеше бар. Узган атна белән чагыштырганда эшсезләр саны 50 кешегә кимегән. 20 нче августка эшсезлек дәрәҗәсе 0,97% тәшкил итә.

Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 39 789 вакансия белән билгеләнә.

Эшсезлек кимүе аеруча Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Түбән Кама районында күзәтелә. Биредә эшсезләр саны 60, 45 һәм 21 кешегә кимегән.

Шулай ук республиканың 16 районында эшсезлек дәрәҗәсенең артканын билгеләп үтәргә кирәк. Бу күрсәткеч буенча беренче урында Чистай районы тора – биредә бер атна эчендә эш урыны эзләүчеләр саны 140 кешегә арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International