ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 24 нче августтан 29 августка чаклы республикада хезмәткәрнең үлеменә китергән  1 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  хезмәт терапиясе буенча махсус дәрес үткәрелгән.

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда урнашкан  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына  Башкортостан республикасыннан  кунаклар килеп киттеләр. Бу визитның максаты әлеге социаль тәэмин итү учреждениесенең эш алымнары белән танышу, тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт иде.

 


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында  0,97%ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,96%ны тәшкил итә.
Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 27 августка  республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 19608 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 197 кешегә кимрәк.
27 августка республикабыз башкаласында эшсез сыйфатында теркәлгән гражданнар саны буенча хәл болайрак күзаллана. Бер атна эчендә Казандагы эшсезләр саны 11 кешегә кимегән һәм хәзер әлеге күрсәткеч 4176 кешене тәшкил итә.

4 сентябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгегдә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада " «Электроприбор» Казан заводы,  «Метроэлектротранс» МУП,  «Мастер Клининг» ҖЧҖ,  «Горводзеленхоз»  Тресты МУП һәм «Адонис» ААҖ дә катнашачак.

 


27
август, 2013 ел
сишәмбе
ТР оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатләренә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
2 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм интернатларда тәрбияләнүче балалар Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча "Алексей Толстой" теплоходында сәламәтләндерү-туристик круизына чыгып китәләр.
  29 августта Җиңү паркында Идел буе федераль округының  сугыш һәм сугыш җәрәхәтләре  (коляскалардагы) инвалидлары марафоны кысаларында үткәрелүче "Көчле рухлылар" дип исемләнгән, Сталинград сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International