Кичә Казанның Идел буе районында урнашкан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узды. Бу чарага эш эзләүче яшьләр, аеруча уку йортларын тәмамлап, эш таба алмый интегүчеләр чакырылган иде.
Бу көнне яшьләргә үзләрендә булган вакансияләрне түбәндәге оешма һәм предприятиеләр тәкъдим иттеләр: "Кварт" ЯАҖ, Казанның синтетик каучук заводы, Казанның электр техникасы заводы, "Радиоприбор" ААҖ, 2 нче троллейбус депосы, «Энергоспецторг» ҖЧҖ һ.б. Шулай ук Казанның җир өсте һәм җир асты электр транспорты, радиомеханика, энергетика көллиятләре дә уку-эш урыннары тәкъдим иттеләр. Чыгарылыш курс укучыларына җәмгысе 455 вакансия ачык иде.
Ярминкәгә 237 кеше килде, шуларның 28е эш урыннарына юлламалы булды.