Республикада теркәлгән эшсезләр саны шәһәрләргә карап үзгәрә

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
27 августка республикабыз башкаласында эшсез сыйфатында теркәлгән гражданнар саны буенча хәл болайрак күзаллана. Бер атна эчендә Казандагы эшсезләр саны 11 кешегә кимегән һәм хәзер әлеге күрсәткеч 4176 кешене тәшкил итә.
Моношәһәрләр нисбәтендә фикер йөртсәк, Түбән Камада теркәлгән эшсезләр саны 37 кешегә кимегән. Тулаем алганда әлеге шәһәрдә 1260 эшсез граждан исәпләнә. Чистайда да моңа охшаш хәл күзәтелә. Биредә эшләмәүче гражданнар саны 32 кешегә кимегән һәм хәзер бу күрсәткеч 1033 кешене тәшкил итә.
Башка шәһәрләргә килгәндә исә, аларда эшсезләр саны, киресенчә, арткан. Яр Чаллыда эш эзләүчеләр саны 21 гә күбәйсә, Алабугада 16 кешегә арткан. Димәк, бу шәһәрләрдә мәшгульлек үзәкләренә эшсез сыйфатында исәпкә баскан 2723 һәм 660 кеше бар дигән сүз.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International