30 август - Татарстан Республикасы көне - эшләми торган ял көне булачак

2013 елның 27 августы, сишәмбе

ТР оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатләренә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

"Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 1992 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә Татарстан Республикасында 30 август - Республика көне эшләми торган бәйрәм көне булачак.

РФ Хезмәт Кодексының 95 маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, 29 август көнне эш вакыты бер сәгатькә ким булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International