Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Башкортостан кунакларын каршы алдылар

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда урнашкан  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына  Башкортостан республикасыннан  кунаклар килеп киттеләр. Бу визитның максаты әлеге социаль тәэмин итү учреждениесенең эш алымнары белән танышу, тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт иде.

Кунакларны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Х.Габделәхәтов һәм Яр Чаллы социаль яклау идарәсе башлыгы Г.Әхмәтова каршыладылар.

Башкортостан республикасыннан килгән коллегалар интернат эшчәнлеге белән таныштылар, җитәкчелеккә булган сорауларына җаваплар алдылар, шулай ук үзләрендә тупланган эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International