Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 27 августка  республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 19608 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 197 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 711 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 356сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 54 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 20 меңгә якын  эшсез катлам туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International