Лаеш тернәкләндерү үзәгендә "Хезмәт десанты" дип исемләнгән чара үткәрелгән

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  хезмәт терапиясе буенча махсус дәрес үткәрелгән. Ул ике өлештән торган: әңгәмә һәм гамәли өлеш. Әңгәмә барышында балалар үзәк яны участогында эшләү тәртибенә төшенсәләр, гамәли өлештә алган белемнәрен эштә сынап карый алганнар.

Социаль педагог сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларны хезмәткә тартырга ярдәм итә, үзеңне контрольдә тоту, эшеңнен нәтиҗәсенә ирешә белү кебек сыйфатлар тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International