Узган хисап атнасында Татарстан предприятиеләрендә үлем белән тәмамланган 1 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 24 нче августтан 29 августка чаклы республикада хезмәткәрнең үлеменә китергән  1 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
24 август көнне Теләче районында урнашкан "Агрофирма Вамин-Теләче" ҖЧҖдә 33 яшьлек хайван караучыны яшел азык төягән вакытта  яшен сугып үтерә.
Әлеге атнада авыр һәм төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Үлем очрагы буенча тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International