ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 39091 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. Теркәлгән эшсезләр санына мөнәсәбәттә караганда, аларның саны – 19432 не тәшкил итә, бу исә һәр эшсезгә 2 вакансия туры килә дигән сүз.

Бүген Казанның Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр.

12 сентябрь көнне "Камаз" мәдәният сараенда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.  Ярминкәдә 20 оешма вәкиле катнаша.

Биектау районында  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2013" акциясе булып узган. Аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 177 балага мәктәп букчалары һәм уку әсбаплары бүләк ителгән.

 


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

ТР урта һөнәри белем учреждениеләрендә  квалификацияле  кадрлар хәзерләү буенча максатчан программа  нигезендә  белем алу өчен абитуриентлар кабул итү кампаниясе дәвам итә. Аерым күрсәтелгән уку йортларына әлеге программа буенча укырга теләк белдереп, 500  дән артык абитуриенттан гариза кергән инде. Әлеге белгечлекләр буенча дәүләт заказы исә 375 урынны тәшкил итә.

 

Шәһәр көнен бәйрәм итәр алдыннан "Өмет яры" Менделеевск халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә Менделеевск шәһәре сурәтләнгән фотолар күргәзмәсе эшли башлаган.

 

Яңа уку елы алдыннан Алабуга политехник көллияте студентлары "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үзләренең акцияләрен дә уздырганнар.

"Яшь гаилә" клубы эшчәнлеге кысаларында Балтачның "Наз" халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  психологлары ЗАГС бүлеге белән берлектә "Аерылышуларга юл юк" дип исемләнгән акция үткәргәннәр.  Әлеге чараның максаты гаилә статусын күтәрү, яшь гаиләләр арасында аерылышу очракларын киметүдән гыйбарәт.

 

Лениногорскида урнашкан "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Белем көненә багышланган чара узган. Бу көнне бәйрәмгә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге  гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны дәшкәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International