Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

4 сентябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгегдә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада " «Электроприбор» Казан заводы,  «Метроэлектротранс» МУП,  «Мастер Клининг» ҖЧҖ,  «Горводзеленхоз»  Тресты МУП һәм «Адонис» ААҖ дә катнашачак.

Бу көнне эш эзләүчеләргә инженер, мастер,  троллейбус йөртүчесе, слесарь-төзекләндерүче, электромонтер, штамплаучы, токарь һәм тегүче кебек белгечлекләр буенча 681 вакансия тәкъдим ителер дип көтелә.

Моннан ары, теләге булган һәркемгә эшкә урнашу, һөнәри белем, кабаттан әзерлек узу кебек сораулар буенча белешмәләр биреләчәк.

Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International