2 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм интернатларда тәрбияләнүче балалар Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча "Алексей Толстой" теплоходында сәламәтләндерү-туристик круизына чыгып китәләр.
Круизда катнашучыларны хәерле юл теләп озату өчен тантаналы чарага ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килер дип көтелә.
Теплоход Девятаева, 1 адресы буенча урнашкан Елга портыннан кичке сәгать 7дә кузгалачак.