Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Кама Аланы бүлеге буенча эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Эшсез һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарга Алабуганың "Форд-Соллерс" ҖЧҖ вакансияләр тәкъдим иткән.  Бу көнне ярминкәгә килүчеләр 75 вакансия арасыннан үзләренә туры килгән эш урынын эзли алган. Чарага 25 кеше килгән.

Теләге булган һәркем предприятиенең кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре белән аралашып, булган сорауларына тәфсилле, тулы җаваплар алган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International