Әтнә районында экстремизм һәм террироризмны кисәтү буенча чара уздырылган

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Кичә Әтнә районында урнашкан "Изгелек" халыкны социаль тэмин итү комплекслы үзәгендә районның полиция бүлеге башлыгы урынбасары И.Баязитов катнашында түгәрәк өстәл булып узган. Биредә үзәк белгечләре, филиал һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә булган.

Түгәрәк  өстәл кысаларында экстремизм, милләтчелек кебек  күренешләрнең, яшь буынның традицион дини кыйммәтләрдән ерак булуы мәсьәләсенең  барлыкка килүе һәм башка шуңа охшаш сораулар хакында фикер алышканнар.

Чара ахырына әңгәмәдә катнашучылар үсеп килүче буынга дини-әхлакый нигезләрне аңлатырга зарур дигән бердәм фикергә килгәннәр. Моннан ары социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан карамактагы өйләргә барып, экстремизм һәм терроризмны кисәтү хакында аңлату эшләре дә башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International