Минзәлә районында "Без - терроризмга каршы" дип исемләнгән акция үткәргәннәр

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Минзәлә районы үзәгендә  "Без - терроризмга каршы" дип исемләнгән акция булып узган. Аны Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы "Волонтер" үзәге оештырган.

Әлеге акциянең максаты - терроризмга каршы көрәш кебек дөньякүләм мөһим мәсьәләгә шәһәр халкын җәлеп итүдән гыйбарәт. Моның өчен волонтерлар "Без - терроризмга каршы!", "Без терроризмга ЮК дибез!" дип язылган плакатлар тотып урамнарга чыкканнар.   " Балаларны саклагыз",  "Терроризм - җәмгыять өчен куркыныч" дип исемләнгән буклетлар да таратканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International