Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Уңыш формуласы-2013” конкурсында катнашу өчен сорау язулары кабул итүен дәвам итә. Бу конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасын иң яхшы яктыртучы журналистларны билгеләүдән гыйбарәт.
Оештыручылар фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җәлеп иткән әлеге бәйге эшче һәм инженер һөнәрләрен халык арасында популярлаштырырга, оешмаларда эшләү өчен белгечләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендәкадрларның квалификациясен арттыруга да этәргеч ясаячак.
“Уңыш формуласы” конкурсында Татарстан Республикасы территориясендәэшчәнлек алып барган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала. Алар автор, авторлар коллективы, газета редакцияләре, радиотапшыру һәм телевидение, интернет басмалар булырга мөмкин. Конкурска тапшыралачак материаллар 2013 елның 1 январеннән алып 1 ноябргә кадәр саналып үткән мәгълүмат тарату органнары аша рус яки татар телләрендә дөнья күргән булырга тиеш. Бәяләүнең төп критерияләре исәэшләрнең иҗтимагый әһәмияте, мәгълүматның үзенчәлекле итеп күрсәтелүе, күтәрелгән проблемаларның актуаль булуыннан гыйбарәт.
Конкурс эшләре 6 номинациядә кабул ителәчәк: “Иң яхшы телевизион программа”, “Иң яхшы радио программасы”, “Иң яхшы матбугат басмасы”, “Иң яхшы интернет-басма”, “Иң яхшы фото”. Карьерасын эшче һөнәреннән башлап җибәреп, республикада зур уңышка ирешкән җитәкчеләр турында иң яхшы материал әзерләүче авторлар “Уңыш баскычы” номинациясе буенча призларга лаек булачаклар. Һәр номинациядә 3 призлы урын каралган.
Конкурста катнашу өчен гариза һәм материаллар министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегенә кабул ителә. Адресы: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, 611 кабинет.
Эшләрне шулай ук барлык таләп ителгән документларны тапшыру шарты белән, mintrudrt@mail.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Документларның тулы исемлеген, конкурсны үткәрү тәртибе, бурычлар, һәм шартлар хакындагы мәгълүматныминистрлыкның рәсми сайтында, “Конкурслар” бүлегендә, яисә http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=542105 сылтамасы буенча табарга мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү быел ноябрь – декабрь айларына планлаштырылган.
.