Бүген Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәгендә Ижау шәһәренең "Развитие" ҖЧҖе белән берлектә эш бирүче көне булып узган.
Әлеге предприятие вәкиле Мәскәү, Подольск, Калуга кебек шәһәрләрдә вахта ысулы белән эшләү хакында бәян иткән. Теләге булган һәркем анкеталар тутырган.
Бу көнне эш эзләүчеләргә токарь-универсал, токарь-расточник, стропальщик, электромонтажник, кап белән төрүче кебек белгечлекләргә эшкә килергә тәкъдим иткәннәр.
Чарага 208 кеше килгән, аларның 10сы эш белән тәэмин итү үзәге үткәрә торган курсларда укырга теләк белдергән. 8 кеше һөнәри хирыслыкларын билгеләү буенча тест үткән.