Республиканың вакансияләр банкында 40 600 дән артык эш урыны бар

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 40 655  вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек  арта бара. Шулай итеп, 18 нче сентябрьдән алып 24 нче сентябрьгә кадәр булган хисап атнасында 2 901 буш эш урыны барлыкка килгән.  20 160 ачык эш урыны белән беренчелекне Казан  шәһәре алып тора. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзә районнарында 6270, 2446 һәм 2025 эш урынына квалификацияле кадрлар таләп ителә. Алабуга, Менделеевск, Әлмәт, Чистай районнарында барлыгы 4700 дән артык эш урыннары бар.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән ачык эш урыннары Татарстанның барлык районнарында да бар дип, билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да кайбер төбәкләрдә эшсезләр саны эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗдан күбрәк. Тик хезмәт базарындагы киеренкелек коэффиценты хисап атнасы ахырына 0,5 кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсез кешегә  2 дән артык хезмәт урыны туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International