18 нче сентябрьдән алып 24 нче сентябрьгә кадәр иң күп эшеннән чыгарылучылар мәгариф өлкәсендә теркәлгән. Монда 116 кеше эшсез калган. Шулай ук узган атнада сәүдә һәм эшкәртүче җитештерү өлкәләреннән 110 һәм 95 хезмәткәр эшеннән киткән.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә: күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 41, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 35, энергетика тармагыннан – 33, коммуналь хезмәтләрдән – 31, сәламәтлекне саклаудан – 28, төзелештән – 27, авыл хуҗалыгыннан – 24, дәүләт хезмәтеннән – 16, финанс эшчәнлегеннән – 16, кунакханә бизнесыннан – 14, файдалы казылмалар табудан – 9 кеше эшеләреннән азат ителгән. Балыкчылык тармагында ничә ай рәттән инде бер генә эштән җибәрү очрагы да теркәлмәгән.
Хисап атнасы барышында исә 595 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 401е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 113 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.