Яңа Чишмә “Кайгырту” үзәге белгечләре укучыларны экстремизм күренешенә каршы бергәләп көрәшергә чакыра

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Яңа Чишмә районында урнашкан “Кайгырту” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре 7-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә корганнар. Бу көнне мәктәп укучыларын экстремизм күренешенә каршы бергәләп көрәшергә чакырганнар, дискуссия уздырып, буклетлар таратып киткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International