15 октябрь Татарстанда бәйрәм көне булачак

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Республиканың оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең күпсанлы   мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
1992 нче елның 19 февраленнән № 1448-XII "Татарстан республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы  Законга  бәйле рәвештә республикабызда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Әлеге закон нигезендә 2013 нче елның 12 нче июлендә кабул ителгән № УП-624 нче "2013 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көнен билгеләү турындагы" Указга нигезле Корбан бәйрәмен үткәрү көне итеп 15 октябрь билгеләнгән.
Шулай итеп, 2013 нче елның 15 октябре Татарстанда эшләми торган бәйрәм көн булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International