"Гаилә" үзәге белгече балачакны яклау буенча III Русия-Америка форумында катнашты

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Ханты-Мансийск шәһәрендә балачакны яклау буенча III Русия-Америка форумы булып узды. Бу көнне балаларны көч куллану,  шәфкатьсезлектән саклау, әлеге мәсьәләдә дәүләт һәм җәмгыятьнең роле хакында сөйләшү булып узды.
 Бу чарада Татарстан республикасыннан вәкил буларак республиканың  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгенең бүлек башлыгы  Г.И.Карпухина катнашты.  Шулай ук әлеге чара республиканың балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Аппаратының балалар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Н.В.Бычкова һәм Н.А.Галләмов исемендәге девиант тотышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус уку-тәрбия учреждениесе директоры Д.Ю.Кладов та катнашты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International