Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү проблемаларына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР Иҗтимагый Палатасы, “Ак-Барс Созидание” хәйрия фонды, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республикасындагы оешмасы, “ТР психологлары ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлыгы, Авыр тормыш хәлендәге балаларны яклау фонды, «REHAB AND MEDICAL» Британия компаниясе, “Рехабволга” компаниясе ярдәме белән, 1-2 октябрь көннәрендә “XXI гасыр тернәкләндерүендә дөньяви технологияләр. Россиядә гамәли куллану” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Конференция эшендә чит илдән килгән һәм безнең ил галимнәре, АКШ, Бөек Британиядән белгечләр катнашачак. Аларның инвалидларны тернәкләндерү буенча илкүләм дәрәҗәдә гамәли тәҗрибәләре бар.
Конференциядә катнашу өчен РФ субъектлары һәм ТРның социаль юнәлештә эшләүче министрлыклар, ведомстволары вәкилләре, тернәкләндерү технологияләрен гамәли кулланырга   кызыксынган учреждение рәисләре, фән эшлеклеләре, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре белгечләре киләчәк.
Конференция кысаларында пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, тернәкләндерү продукциясе күргәзмәләре, яңа мәгълүмати технологияләрне тәкъдир итү булыр дип көтелә.
Чарада катнашучылар өчен түбәндәге темалар буенча түгәрәк өстәлләр узачак:
“Нейротернәкләндерү – дөньяви практикада заманча карашлар. Хәрәкәтләнү бозылу кебек авыруларны интенсив тернәкләндерү программасы”,  “XXI гасырда инвалидлык - карашлар һәм фаразлар”, “Тернәкләндерүдә сенсор стимуляция ысулын куллану”, “Сәламәтлекләренә күп төрле зыян килгән балаларга ярдәм итүнең заманча технологияләре” һ.б.
Социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре белгечләре түбәндәге белгечләрнең мастер-классларында белмнәрен күтәрә алачак:
Лори Поттс - физиотерапевт, MIT, "MOVE INTERNATHIONAL" квалифициясе буенча халыкара тренер.
Эрна Альбертц – инвалидлар белән эшләү буенча әйдәп баручы эксперт
Лезли Коллиер –фән докторы, магистр (Оккупацион Терапия), профессор (Саустэмптонский Университет), Бөек Британия
Марк Джонс – проектлар буенча һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча директор. «ROMPA», Честерфилд, Бөек Британия
Ричард Джонсон – тышкы икътисадый эшчәнлек буенча директор,  «RIFTON», Нью-Йорк штаты, АКШ
 
Глэдис Джонсон – тышкы икътисадый эшчәнлек буенча администратор, «RIFTON», Нью-Йоркс штаты, АКШ
Антюшина Вера Николаевна -  «Рене» компаниясе методисты, Россия.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International