Бүгенге көндә Татарстанда 18 741 кеше эшсез дип теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда эшсезләр саны 58 кешегә кимегән. 24 сентябрьгә эшсезлек дәрәҗәсе 0,91% тәшкил итә.
Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 40 655 вакансия белән билгеләнә.