Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Дәүләт Хезмәт инспециясе мәгълүматына караганда, 21 нче сентябрьдән 27 сенә чаклы 1 үлем һәм 4 авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган очрак 21е көнне Казанның "Татавтодор" ААҖдә теркәлгән. Чүпрәле районында урнашкан "Цивильск-Ульяновск-Хорновар-Шигали юлы"н төзекләндерү объектында өстенә материал ишелеп төшү нәтиҗәсендә юл хезмәткәре вафат була.
Б у атна өчен авыр җәрәхәтләргә китергән беренче очрак 24 сентябрьдә "Казан йорт төзү комбинатында" була. Биредә самосвал белән йөк төягән чакта машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә очрый.
Чираттагы очрак шул ук көнне Яңа Чишмә районында теркәлә. Бу районда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның азык-төлек блогында пешекчене аңсыз хәлдә табып алалар.
25 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районнарында да бәхетсезлек очраклары теркәлгән. "Тургай" ҖЧҖнең машина йөртүчесе өстенә тимер калай төшә. "Лента" супермаркетында исә шланг белән суырткан чакта техничка юу сыекчасын йотып җибәрә.
Бу атнада төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.