Яр Чаллының "Техник көллият" командасы Русия физик әзерлек смотрында җиңү яулаган

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының  12 кешедән торган "Техник көллият" командасы Анапа шәһәрендә узган  Русия физик әзерлек смотрыннан җиңү яулап кайтты. "Автомобиль транспортын төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү" белгечлеге буенча 3 курста белем алучы  Инсаф Зәбиров тартылу, 100 м һәм 3 кмга йөгерү кебек спорт дисциплиналары  буенча  абсолют җиңүче дип танылды.
Билгеләп үтик, узган ел әлеге команда Анапада узаган смотрдан 3 нче мактаулы урын алып кайткан иде. Ә 2011 елда исә Аксубайда урнашкан 88 нче номерлы һөнәри көллият шушы уеннарда 6 урында калган иде. Быелгы җиңү бик көтеп алынды.
Исегезгә төшерәбез, бу смотр РФ укыту учреждениеләрендә белем алучылар  арасында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International