Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районы “Исток- Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм катлаулы тормыш хәлендәге яшүсмерләр өчен “Наркотикларсыз яшәү”, ә яшь аналар өчен “Беркайчан да башлама” дип аталган чаралар узды.
26 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә чаклы Министрлыкның вәкаләтле вәкиле тарафыннан Кама Тамагы районы буенча Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәве буенча эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.