Чүпрәле районының "Җылы йорт" приютында республикакүләм гамәли семинар узган

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Чүпрәле районында урнашкан "Җылы йорт" социаль приютында "2011-2015 нче елларда ТР халкын наркотикларны кулланудан кисәтү буенча максатчан озак вакытка  исәпләнгән программа"сын тормышка ашыру кысаларында "Авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә калган яшүсмерләр белән эшләү һәам аларны сәламәт яшәү рәвешенә ияләндерү" дип аталган гамәли семинар узган.
Әлеге чарада министрлык белгечләре, Чүпрәле районында яшүсмерләр белән эшләүчеләр, ТР махсус учреждение һәм ведомство вәкилләре катнашкан. Шулай ук бу көнне "Трубка тапкан аю" дигән спектакль дә сәхнәләштерелгән.   
Балаларга исә аеруча бассейнда узган сәламәтләндерү дәресе  ошаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International