ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
18 октябрьдә Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе  узачак. 
Шәһәр предприятиеләре  вәкилләре бу көнне кассир, вахта ысулы белән эшләү өчен йөк төяүче машина йөртүчесе,  сәүдә залы хезмәткәре, автомат линияләр көйләүче, слесарь һәм башка  эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.
Буада урнашкан “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү  комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Каршылыкны җиңеп чыгу” клубы әгъзалары катнашында рәсем конкурсы уздырганнар.
“Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар өчен бәйрәм үткәргәннәр.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында яшәүчеләр Чистайда урнашкан шундый ук учреждениедә кунакта булып кайтканнар.
Балтачның “Наз” социаль тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында тантаналы чара уздырганнар.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Уңыш формуласы-2013” конкурсында катнашу өчен сорау язулары кабул итүен дәвам итә. Бу конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасын  иң яхшы яктыртучы журналистларны билгеләүдән гыйбарәт.
"Салават күпере - Радуга" Бөгелмә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре республикакүләм наркотикларга каршы айлык кысаларында бию флешмобы оештырганнар.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Республиканың оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең күпсанлы   мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
1992 нче елның 19 февраленнән № 1448-XII "Татарстан республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы  Законга  бәйле рәвештә республикабызда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Бүген Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район мәдәният сараенда  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарага пенсия яшенә җитеп килүче һәм инде пенсиядә булган гражданнар чакырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International