Лениногорск “Исток- Башлангыч” комплекслы үзәгендә наркотикларга каршы чара уздырылды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районы “Исток- Башлангыч” халыкка социаль   хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче  балалар һәм катлаулы тормыш хәлендәге яшүсмерләр өчен “Наркотикларсыз яшәү”, ә яшь аналар өчен “Беркайчан да башлама” дип аталган чаралар узды.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәкенең, аракының, наркотикларның зарары турында мәгълүмат җиткерү максатыннан социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Ганиева Үзәк Район Хастахәнәсе наркологы, табиб В.Баганов белән очрашу оештырды.

Үзенең чыгышында Баганов яшүсмерләрнең тәмәке, аракы, наркотикларга каршы торучанлык позициясен ныгытырга тиешлекләрен искәртте, чөнки бу зарарлы матдәләр яшүсмер организмын агулап кына калмый, бәйлелек тә тудыруын ассызыклады.

Чараның азагында балаларга наркотикларга каршы пропагандаланган буклетлар өләшенде.

“Умырзая” проектында катнашучы яшь аналарга социаль педагог Миләүшә Әхмәдиева бик моңсу статистиканы искә алып, утырышны ачып җибәрде. “Соңгы елларда наркомания яшүсмерләр арасында еш очрый башлады. Ныгып бетмәгән балалар организмы наркотикларга тиз бирешә,  шуның аркасында киләчәктә күңелсез хәлләр килеп чыгачак”, - дип сөйләде ул.

Яшь аналар белән әңгәмә барышында  наркоманиягә алып бара торган төп факторлар билгеләнде. Алар арасында балаларның дөрес тәрбия алмавы, ата-аналарның игътибары җитмәү, якын туганнарының  наркотиклар куллануы кебек сәбәпләр бар.

Ата- аналарга  күбрәк игътибарлы булып, киләчәктә балалары наркотикларга тартылмасын өчен проблемаларын бергәләп хәл итү кирәклеген искәртелде.

Балаларга киләчәктә имин тормыш тәэмин итәр өчен  ата-аналар үзләре үрнәк булырга тиеш дигән  фикерне  йомгаклап,    бу кичәгә җыелган кешеләргә белгечләр   “Беркайчан да башлама!” дип кабатлап әйттеләр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International