Министрлык тарафыннан Кама Тамагы районы буенча Тәтеш эш белән тәэмин итү үзәге филиалы эшчәнлеге тикшерелгән

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

26  нчы сентябрьдән 4  нче октябрьгә чаклы Министрлыкның вәкаләтле вәкиле тарафыннан Кама Тамагы районы  буенча Тәтеш  халыкны  эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәве  буенча эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.  

Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.

Бу көнне вәкаләтле вәкил тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү-үтәмәү кебек мәсьәләләр тикшерелгән. Нәтиҗәдә, мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, түләүле иҗтимагый эшләр оештыру,  шулай ук эшсезлек буенча пособие түләү срокларын билгеләү буенча Мәшгульлек хакындагы Закон маддәләрен бозу очраклары теркәлгән.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International