Сарман районының “Шәфкать” үзәге белгечләре шушы көннәрдә наркотикларга каршы тагын бер чара уздырганнар. Бу юлы алар район кинотеатры хезмәткәрләре чакыруын кабул итеп алып, тәрбиячеләр, балалар белән бергә кинотеатрга экскурсиягә барганнар. Кинотеатр бинасы, анда хезмәт куючылар, шулай ук танылган актёрларның тормыш һәм ижат юлы белэн танышып, фотосурәтлэрен караганнар.
Экскурсия зур экраннан тормышта күзәтелә торган тискәре, яман гадәтләрне чагылдырган киножурнал, мультфильм карау белән дәвам иткән. Соңыннан балалар әңгәмәдә фикер алышуларда катнашып, күрелгәннәренә мисаллар китергәннәр.