Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Яшел Үзәннең “Чишмә-Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәр белән очрашу булып узган.
"Веста” үзәгенең юрисконсульты Л.Давлетшина Түбән Кама шәһәренең микрорайоннарында «Сәламәт яшьләр - сәламәт киләчәк» дигән темага яшүсмерләр өчен дәресләр үткәргән. Дәреснең максаты үсмерләрне сәламәт тормыш юлына юнәлдерүдән гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 28 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә чаклы 1 үлем белән тәмамланган, 2 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.