Сарман районының “Шәфкать” үзәгендә “Наркотикларсыз тормыш” акциясе узган

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Кайгырту» дип аталган  чара кысаларында белгечләр волонтёрлар белән берлектә «Кояшкай» балалар бакчасына  барганнар.  Бу көнне балалар каршында «Минем дусларым» исемле курчак спектакле сәхнәләштерелгән.  Әкият барышында тәрбия- өйрәту мәсьәләләре чишелеш тапкан.

Күмәк чара балаларны дуслаштырып, бер-берсе белән  якыннан  аралашуга этәргеч биргән.  Бәйрәмчә костюмнар, геройларның  эмоциональ сөйләм теле, эстетик зәвыкъ  белән бизәлгән  сәхнә  балаларда матурлыкка   соклану   хисләре тудырган.

Чараның  соңында  балалар   үз фикерләрен әйтткәннәр. Нәрсәнең   яхшы, нәрсәнең  начар икәнен аңлап,  нәтиҗәләр  ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International