Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  2 нче октябрьдән алып 8 нче октябрьгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 118 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 73 кеше эшсез дип билгеләнгән.  

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф – 46, дәүләт идарәсе – 41, төзелеш – 38, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 38, икътисад эшчәнлеге – 35, күчемсез милек белән операцияләр – 35, транспорт һәм элемтә – 27, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 26, сәламәтлек саклау – 23, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 12, файдалы казылмалар табу – 11, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 10. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International