Сарманда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында профилактик лекция үткәрелгән

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көннең төп проблемасы булып яшүсмерләр арасында киң таралыш алган социаль авырулар тора. Әлеге тискәре күренешләрне кисәтү өлкәсендә волонтерлар эшчәнлеге дә мөһим роль уйный. “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында 7 нче октябрь көнне Сарман районының Сарман авылында эшләп килүче “Волонтер” ирекле үзәге яшьләре аграр көллиятнең 1 курс студентлары белән  “ Яшерен  дөреслек” дигән профилактик лекция үткәргәннәр.  Бу очрашу тәмәке тартуга каршы көрәш буларак оештырылган.  Лекцияның төп максаты – студентлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуга һәм психоактив матдәләр куллануга тискәре караш тәрбияләү, үзләре сайлаган юлны дәлилли белергә өйрәтүдән  гыйбарәт иде.

      Видеофильмны караганнан соң яшьләр тәмәке тартуның зарары турында әңгәмә оештырганнар.Студентлар үзләрен бары тик актив яктан гына күрсәтеп, бәхәс вакытында  үз фикерләре белән уртаклашканнар.

Әлеге очрашу “тигезлек” принцибына нигезләнеп үткән. Биредә волонтерлар  үз белем-тәҗрибәләре белән уртаклашып, психик матдәләргә карата тискәре караш формалаштырганнар, яшьләрне сәламәтлекләренә җаваплырак карарга өндәгәннәр.

Очрашу ахырында волонтерлар презентация формасында ирекле үзәкнең эшчәнлеге белән дә таныштырып үткәннәр. Бу очрашу нәтиҗәсендә студентларның волонтерлык эшенә карата кызыксынулары тагын да арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International