Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
          Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 8нче октябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17916 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 313 кешегә кимрәк.
          Хисап атнасы барышында исә 758 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 371е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 74 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
          Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 17 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International