Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында эшләүчеләр Хабаровск краенда су басудан зыян күргән хезмәттәшләренә ярдәм кулы суздылар. Министр Айрат Шәфигуллинның Хабаровск крае халыкны социаль яклау министры Николай Цилюрик белән сөйләшүеннән соң акча күчерү өчен исәп-хисап счетлары билгеле булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә хезмәт куючы һәрбер кеше олы кайгыга дучар булган хезмәттәшләренең язмышына битараф калмады.