Республиканың "Гаилә" үзәге директоры Краснодарда узучы Бала хокуклары буенча вәкилләрнең VIII съездында катнашачак

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
28-30 октябрь көннәрендә Краснодар шәһәрендә РФ субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең VIII съезды узачак. Ул җинаять корбаннары булган балаларның хокуларын  яклауга багышлана. Форумда яшүсмерләргә карата булган җинаять очракларын кисәтү, булдырмау, ачыклау һәм туктату кебек сораулар хакында фикер алышу көтелә.
Съезд эшендә Татарстан Республикасыннан вәкил буларак Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Т.Журавлева катнашачак.  Ул "Социаль ятимлекне кисәтүдә ТР тәҗрибәсе" дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.
Съезд кысаларында шулай ук "Ата-аналары төрле дәүләт гражданнары булган балаларның хокукларын яклау" , "2013 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә балалар һәм яшүсмерләрнең ял һәм сәламәтләндерүгә булган хокукларын башкару" кебек темаларга Бөтенрусия семинарлары да узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International