ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Республиканың оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең күпсанлы   мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Иртәгә, 22 октябрь көнне,  "Июль" хәйрия фонды һәм Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге авыр тормыш хәлендәге гаиләләр өчен бәйрәм чарасы уздыра.

18
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген "ТИСБИ" Университеты бинасында  "ТИСБИ" Университеты фән-мәгариф кластерының  чираттагы координация советы булып узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан, Түбән Кама, Әгерҗе, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Арча башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчеләр урынбасарлары  катнашты.
Кичә Апас шәһәр тибындагы бистәсендә Зирәкләр һәм тапкырлар клубының ярымфинал уеннары булып узды. Биредә Татарстанның һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы егетләр-кызлар үзара көч   сынашканнар.
Бүген Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне уздырылган. Бу көнне Ижевск шәһәренең  "Оптима" ҖЧҖ  Әлмәттә яшәүче эшсез гражданнарга кибет директоры, сатучы кебек эшләр буенча вакансияләр тәкъдим иткән. 
Бүген Тукайның "Шәфкатъ" халыкны социаль тәэмин итү  үзәгендә "Һөнәрләр калейдоскобы" дип аталган  һөнәри юнәлеш  бирүче интерактив чара уздырылган. 
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе оештырылган. Чарада "Камаз двигательләр заводы", "Тандер" ЯАҖ кебек оешмалар катнашкан.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең күпсанлы   мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Сарман районының «Шәфкать» үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  аграр көллият студентлары белән тренинг  үткәргәннәр.Бу чарада Аграр көллияттә белем алучы  35 студент катнашкан.


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә.  9 нчы октябрьдән алып 15 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,87% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International