Соңгы атнада республика предприятиеләрендә 6 кеше зыян күргән

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 5 нче октябрьдән 11 нче октябрьгә чаклы 2 үлем белән тәмамланган һәм  4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Беренче үлем очрагы 7 октябрьдә Казанның "Град" ҖЧҖдә булган. Төзелеш объектында 29 яшьлек балта остасы 14нче каттан егылып төшә.
Икенче очрак киләсе көнне Лениногорскида В.А.Шестаков шәхси предприятиесендә була. Машинист, артык газны чыгарган вакытта башына торба бәрелүдән үлә.
Чираттагы очрак шул ук көнне "АйроГаз" ҖЧҖдә була. Металл торбаны изоляцияләгән чакта 19 яшьлек изоляторлаучы кулын нык кына җәрәхәтли.
8 октябрьдә Казанның "Татфлот" судоход компаниясе моторчысы кулын һәм аякларын пешерә.
Алабугада урнашкан "ТНГ -Конур" ҖЧҖдә исә кабельне уттан алган чакта бораулаучы ярдәмчесе кулын һәм аягын контрйөкле кривошипның әйләнмәле детале белән җәрәхәтли.
Узган атнада төркемле очраклар теркәлмәгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International