Татарстан Республикасында социаль өлкәдә тир түгүче хезмәткәрләр Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузганнар

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында эшләүчеләр  Хабаровск краенда  су басудан зыян күргән хезмәттәшләренә  ярдәм кулы суздылар. Министр Айрат Шәфигуллинның Хабаровск крае халыкны социаль яклау министры Николай Цилюрик белән сөйләшүеннән соң акча күчерү өчен исәп-хисап счетлары билгеле булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә  хезмәт куючы һәрбер кеше олы кайгыга дучар булган хезмәттәшләренең язмышына битараф калмады. Тукай районында урнашкан “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү үзәге башлыгы Светлана Шәехова әйтүенчә, алар Ерак Көнчыгыштагы коллегаларына ярдәм итү хакында махсус җыелыш барышында сөйләшкәннәр. “Бу крайдагы мөшкел хәлләр хакында  көн саен хәбәрләрдән ишетеп-күреп торабыз. Коллегаларыбызга булышу хакында һичбер икеләнү дә булмады. Кыш ишек шакый, көннәр салкыная, ә аларның баш өстендә түбәләре генә түгел, хәтта җылы киемнәре, гадәти гигиена чаралары да юк бит. Бездән җыелган акчалар бер кешегә дә булса җиңеллек китерсен, Татарстаннан килгән ярдәм белән алар безнең йөрәк җылысын да  тойсыннар”, - ди ул.  

Бер көнлек хезмәт хакларын Хабаровскидагы коллегаларына ярдәм йөзеннән Минзәләдә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре дә күчергәннәр. “Безнең өлкәдә хезмәт хаклары зур түгел, әмма бу безнең изге ниятебезнең зурлыгын тагын да ачыграк күрсәтә,  -  ди учреждение директоры Илсия Хәбибуллина. - Мин җыелышта ярдәм итү турында сөйли генә башлаган идем, “безне агитацияләргә кирәкми, ничек инде без шундый олы кайгыга дучар булган кешеләргә ярдәм итмик ди”, дип, туктаттылар  хезмәткәрләр. Бер инвалид вахтерыбызга әйтмичә калган идек, үпкәләде – бу очракта һәркем ярдәм кулы сузарга тиеш, миннән дә алыгыз, диде ул”.

Шунысын билгеләп үтик, әлеге хәйрия акциясендә социаль тармакта тир түгүче 8 меңнән артык кеше катнашкан. Җәмгысе 1 миллион 336 меңнән артык  матди ярдәм Хабаровск краенда яшәүчеләргә озатылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International