"Балыкка бар гаилә белән" дип исемләнгән фотоконкурсның җиңүчеләре мәгълүм булды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч-Доверие" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Балыкка бар гаилә белән" дип исемләнгән фотоконкурсның җиңүчеләрен билгеләделәр.  Конкурс гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм "Аталар союзы" республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге инициативасы белән оештырылган.
Конкурска тәкъдим ителгән фотосурәтләр союзотцов.рф сайтына эленгән. Җиңүчеләрне исә тавыш бирү юлы белән сайлаганнар.
Нәтиҗәдә конкурсның җиңүчеләре дип Рөстәм Зиннәтуллин, Дмитрий Чураков и Азат Хаҗиев танылган. Аларга "Планета фитнес" спорт-сәламәтләндерү клубына сертификатлар һәм дипломнар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International