Чистайда Өлкәннәр көненә багышланган чараларга йомгак ясыйлар

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар программасы кысаларында Чистайның “Балкыш” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә ялгыз гражданнарны социаль тәэмин итүгә юнәлдерелгән акцияләр уздырганнар. 153 хезмәт десанты ялгыз яшәүче 176 әби-бабайның өйләренә килеп, эшләрен эшләгәннәр.

Социаль тернәкләндерү бүлеге карамагындагы өлкәннәр өчен исә күңел ачу чаралары, күңелле кичәләр оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International