Эшсез дип танылганнарның күбесе үз теләкләре белән эштән киткәннәр

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

9 нчы октябрьдән алып 15 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз артканы күзәтелә.  Бер атна эчендә республикада  эшсезләр саны  15 кә арткан. Татарстан буенча тулаем алганда 17931  кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 784 кеше эшсез калган. Аларның 562се - эштән азат ителгәннәр. 411 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 57 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә яшәүчеләр. Биредә  теркәлгән эшсезләр саны 2543 һәм 890ны  4234 тәшкил итә. Иң аз эшсезләр саны Менделеевскта    бары тик 114 кеше генә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International