Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 39554 вакансия исәпләнә. 9 нчы октябрьдән алып 15 нче октябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2451 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 19959 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга да күзәтелә. Биредә 6381, 1878, 1820 һәм 1646 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Чүпрәле, Апас һәм Саба районнары исәпләнә. Аларда 18, 15 һәм 8 генә вакансия бар.