Ульяновск шәһәрендә "Бергә - Балалар хакына. Бала гаиләдә яшәргә тиеш" дип исемләнгән авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау Фондының III нче Бөтенрусия күргәзмә-форумы узган

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
9-11 октябрьдә Ульяновск шәһәрендә "Бергә - Балалар хакына. Бала гаиләдә яшәргә тиеш" дип исемләнгән авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау Фондының  III нче Бөтенрусия күргәзмә-форумы узган.
Күргәзмә-форумда дәүләт хакимияте федераль органнары вәкилләре, РФ субъектлары делегацияләре, гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы белгечләр, коммерцияле булмаган оешмалар, ММЧ, эшмәкәрлек структуралары вәкилләре катнашкан.
Чара кысаларында Республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре Татарстанда яшь аналарның яңа туган сабыйларыннан баш тарту күренешен кисәтү өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклашканнар, эш технологияләрен  тәкъдир иткәннәр.
Билгеләп үтик, әлеге программа республикабызда инде 2010 нчы елдан бирле эшләп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International